Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 март 2020, 15:30

Балаң берүзе өйдә калса...

Шушы көннәрдә коткару хезмәтенә Уфаның Чесноковка авылында яшәүче яшь әни мөрәҗәгать иткән. Аның 6 яшьлек улы фатирда берүзе калган.

Шушы көннәрдә коткару хезмәтенә Уфаның Чесноковка авылында яшәүче яшь әни мөрәҗәгать иткән. Аның 6 яшьлек улы фатирда берүзе калган.
Әни кеше үз йомышы белән чыгып киткән. Кайткач, күпме генә шакыса да, фатир ишеген ачучы булмаган. Эчтә тынлык хакимлек иткән. Ханым куркып, коткаручыларны чакырткан.
Күрсәтелгән адрес буенча килгән коткаручылар ишекне ачып, эчкә үткәннәр. Баксаң, малай тыныч кына уйнап утырган икән. Әнисенең шакыганын да ишетмәгән.
“Коткаручылар көн саен диярлек эчтән бикләнеп калган ишекләрне ачу буенча чакыруларга чыгалар. Еш кына шулай була – бала берүзе өйдә кала, ишекне эчтән бикли, ә үзаллы ача алмый, - диләр республиканың гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә. – Шуңа күрә фатирдан чыгып киткәндә үзең белән ачкыч алырга кирәк. Бу гадәт канга сеңсә, күп бәлаләрдән саклап калыр иде”.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: