Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 март 2020, 12:56

Урамда атып киткәннәр

Уфа шәһәрендә билгесез кешеләр урамда тик торганнан бер ирне кыйнап, атып киткән.

Уфа шәһәрендә урамда 45 яшьлек ирне атып киткәннәр. Аның сүзләренә караганда, Киров районы территориясендә бер мунча янында аңа биш кеше һөҗүм иткән, кыйнаган һәм травматик пистолеттан аткан. Ир өенә үзе кайтып җиткән һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасын чакырткан. Әлеге вакытта җинаять эше ачылган, билгесез җинаятьчеләрне эзләү башланган.
Чыганак һәм фото: gorobzor.ru
Читайте нас: