Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 март 2020, 12:49

Краснокама юлында коточкыч авария

Бензовоз машиналар өстенә барып менгән

Бүген, 11 март көнне, Краснокама районында канлы юл-транспорт фаҗигасе булган: Дүртөйле-Нефтекама юлының 66нчы чакрымында “КамАЗ” бензовозы белән ике чит ил машинасы – “Форд Фокус” һәм “Шкода Октавия” бәрелешкән. ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, авариядә бер водитель белән “Форд Фокус”тагы бер пассажр һәлак булганнар. Башка автомобильдәгеләр дә каза күргәннәр. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
Чыганак һәм фото: gorobzor.ru
Читайте нас: