Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 март 2020, 02:25

Тормышын музыка белән бәйләргә теләгән...

Казахстанда билгесез сәбәпләр аркасында якташыбыз - Туймазыдан Артем Земсков исемле үсмер егет - үлгән.

6 март төнендә Алма-Ата шәһәрендә Башкортстаннан үсмер егет мәете табылган.
Мәрхүм егетнең әнисенең ике туган апасы Гөлназ Х. сүзләре буенча, егет төнлә этен тышта йөртергә дип чыгып киткән җиреннән кайтмаган. Иртәнге сәгать 4тә ишеккә тикшерүчеләр шакыган: үсмерне мәктәп стадионында тапканнар.
Егетнең апасы фикеренчә, Казахстан тикшерүчеләре төп версия итеп суицидны атый. Әмма үсмернең туганнары аны үтергәннәр дигән ышанычта.
“Тәгаен берни әйтмиләр, чөнки Казахстанда да әле бәйрәм көннәре. Барысы да 10 мартта билгеле булачак. Видеокүзәтү язмалары да әзер булачак”, — ди Гөлназ.
Соңрак егетнең үтерелгән этен дә тапканнар.
Алма-Атага егет әнисе һәм энесе янына 3 атна элек килгән. Анда ул вокал училищесына укырга керергә хыялланган. Киләчәк тормышын иҗат һәм музыка белән бәйләргә теләгән. Шигырьләр һәм җырлар язган. Башкортстанда аның картәнисе һәм якын туганнары яши.
Әлеге вакытта мәрхүм егетнең мәете — Алма-Ата моргында. Егетнең туганнары вакыйганы тикшерер, кремациягә һәм җәсәде көлен Башкортстанга алып кайтыр өчен акчалар җыюны оештырган.
Новосибирскида шәһәрендә кремациягә 150 меңгә якын акча кирәк. Әлеге вакытка 48 мең сум акча җыйганнар.
Читайте нас: