Республика ЮХХДИ идарәсеннән хәбәр итүләренчә, “ДОК-Тимер юл вокзалы” маршруты буенча китеп 74 санлы автобуста руль артында 32 яшьлек ханым утырган булган. Вокзал урамыннан китеп барганда автобус башта электр баганасына, аннан юл читендә торган “Дэу Нексия” автомобиленә бәрелә. 25, 45, 67 яшьлек ханымнар медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән.