Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 март 2020, 16:44

Коронавируслы кунакханә җимерелгән

10 кешене һаман тапмаганнар.

Кытайның Фуцзянь провинциясендә Цюаньчжшоу шәһәрендә карантинда булган кунакханә җимерелеп төшкән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар саны 20гә җиткән. Җимерекләр астыннан 61 кешене коткарганнар, 10 кеше һаман табылмаган.
Бу кунакханәдә яшәүчеләрне коронавирус белән авырыйлар дип шикләнгән булганнар.
Джонс Хопкинс университеты мәгълүматлары буенча, дөньяда барлыгы 113 мең кеше коронавирус белән авырган, шуның 80,7 меңе – Кытайда. Дөньяда 4016 кеше бу чирдән якты дөнья белән хушлашкан.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Zeng Demeng / AP
Читайте нас: