Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 март 2020, 21:00

Уфада янгын аркасында 32 кеше эвакуацияләнгән

Уфада Юрий Гагарин урамындагы күп катлы йорт фатирында янгын чыккан.

Уфада Юрий Гагарин урамындагы күп катлы йорт фатирында янгын чыккан. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кризис хәлләрдә идарә итү үзәге хәбәр итә. Янгын урынына махсуслаштырылган янгын сүндерү бүлеге, 26 һәм 7 янгын сүндерү - коткару бүлекләре, полиция һәм медицина хезмәткәрләре чыккан.
Янгын сүндерүчеләр, 12 катлы йортның сигезенче катындагы 2 бүлмәле фатирда чыккан янгынны тиз арада сүндерүгә ирешәләр. Әлеге йортта яшәүче 20 кеше мөстәкыйль рәвештә чыга алган. Югары катлардагы 12 кеше янгын сүндерүчеләр ярдәмендә чыгарылган. Нәтиҗәдә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын килеп чыгуга китергән сәбәпләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклый.
Читайте нас: