Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 март 2020, 03:43

Әни кеше 5 баласын янгыннан тәрәзә аша коткарган

Хатын “шарт-шорт” шифер шартлаган тавышка йөгереп чыга һәм...

Зианчура районында кичә, 7 март көнне күп балалы гаиләнең өенә ут капкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 5 балалы 33 яшьлек хатын, түбәдәге шифер шартлавын ишетеп, верандага атылып йөгереп чыга. Һәм түбәнең януын күрә. Ул тиз генә балаларны кухня тәрәзәсе аша тышка чыгара – ишек аша чыгу инде куркыныч була. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр ялкынны тиз сүндерә. Димәк, гаилә урам уртасында торып калмаячак.

Йортның котельныенда гаиләгә бушлай бирелгән янгын извещателе урнаштырылган булган. Корылма үз функциясен үтәгән.
Янгын чыгуның сәбәбе – электр корылмалары монтажы кагыйдәләрен бозу, дип шикләнәләр.
Читайте нас: