Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 март 2020, 03:04

Вахта ысулы белән эшләгән якташыбыз 8 метр биеклектән егылып төшкән

Нефтеюганскида вахта ысулы белән эшләгән якташыбыз бәхетсезлеккә очраган.

Бу көннәрдә Нефтеюганск шәһәрендә вахта ысулы белән эшләүче якташыбызның җитди җәрәхәтләр алып имгәнүен күп яздылар.
Бакалыда яшәүче 45 яшьлек Рамил Инсафетдинов «АвтоДорстройМеханизация» оешмасына эшкә урнашкан. Бу аның беренчесе вахтасы булган. 17 февраль көнне ул югарыда эретеп ябыштыру эшләре башкарганда 8 метр биеклектән егылып төшә.
Нәтиҗәдә ир эш урынында катлаулы имгәнүләргә ия булган. Әле Рамил – Нефтеюганск дәваханәсендә. Гангрена башлану сәбәпле, табибларга аның кулын ампутацияләргә туры килгән. Аягына да операция ясаганнар. Әле оча сөяге суставларына операция ясарга җыеналар. Җитди тән җәрәхәтләре алу очрагы буенча тикшерү башлаганнар.
Якташыбызның хәлен БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин үз контроленә алган. Башкортстан табиблары Ханты-Манси автономияле округындагы коллегалары белән элемтәгә чыккан. Медиклар фикеренчә, Рамилне әле туган якка кайтару хәвефле. Нефтеюганскида ул барлык тиешле дәвалану чараларын ала. Аның хәле стабиль.
Бакалы районы хакимияте башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Фәрит Хәйбрахманов сөйләвенчә, Инсафетдиновлар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә. 18 февраль көнне хатыны Алёна белән әнисе Гашия Нефтеюганскига Рамилне карарга киткән. Алар юкта балалар социаль приютка урнаштырылган. Балаларның кайсы – балалар бакчасына, кайсы мәктәпкә йөри. Бишенче сабыйның сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән, аны картәнисе карый. Бакалы районы хакимияте гаиләгә юридик һәм материаль ярдәм күрсәтә. Вакыйга – район башлыгының даими контролендә.
Читайте нас: