Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
5 март 2020, 15:40

Безгә дә килеп җиттемени?

“Роспотребнадзор” Мәскәүдә кытай коронавирусы белән авырган беренче кешенең дәваханәгә салынуын раслады.

“Роспотребнадзор” Мәскәүдә кытай коронавирусы белән авырган беренче кешенең дәваханәгә салынуын раслады. Италиядән кайткан яшь ирне һәм аның белән контактта булган 24 кешене дә тикшерү өчен дәваханәгә салганнар. Шуларның унөче — авырган пассажир белән Италиядән кайтучылар.
Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, Мәскәү аэропортлары Кытай, Иран, Көньяк Корея һәм Италиядән килеп төшүчеләрне тикшерү буенча көчәйтелгән режимда эшли.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына ярашлы, коронавирус дөньяның 63 илендә теркәлгән. Бу йогышлы авыр чирне 90870 (80 меңнән артыгы — Кытайда) кеше йоктырган. Шуларның 3112се (Кытайда— 2912 кеше) вафат булган, 45390 кеше терелгән.
Читайте нас: