Лондонның халык күп йөри торган зур урамында чыгышы белән Сингапурдан булган студент егетне тукмаганнар. Эш болай булган: 23 яшьлек Джонатан Мок урам буйлап китеп барган. Һәм кемнеңдер коронавирус турында нәрсәдер әйткәнен ишетеп калган. Джонатан шул кешегә әйләнеп карагач, тегесе: “Миңа карап торма!” дип кычкырган. Шуннан соң бер төркем егетләр һәм кызлар студентны битенә суккалый-суккалый, тукмый башлаганнар.