Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 март 2020, 16:43

Котырынган нәсел үгезе көтүчегә ташланган

Бу хәл Илеш районында булган.

Илеш районындагы М.Горький исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәре, эш урынындагы бәхетсез очракка тарыгач, Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итә.
Терлекче узган елның май аенда көтү көткәндә җәрәхәт алуын хәбәр итә – аңа 6 центнерга якын авырлыктагы нәсел үгезе ташланган.
“Үгез көтүченең күкрәк читлеген һәм корсагын сөзгән. 61 яшьлек хезмәткәр җиргә егыла. Элемтә юклыгы аркасында вакыйга урынына ашыгыч ярдәм чакырту мөмкинлеге булмый. Көтүчене өенә ат арбасына салып илтеп куялар. Каза күргән ирне дәваханәгә хатыны китерә. Тикшерүдән соң аның талагы шартлавын ачыклыйлар. арытаба аны Югары Яркәй район үзәк дәваханәсенә алып китәләр”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Ирнең мөрәҗәгатендәге фактлар дөрескә туры килә. Хезмәт инспекциясе эш бирүче яшергән бәхетсез очрак буенча тикшерү үткәрә. Вакыйганың сәбәбе - эшнең канәгатьсез оештырылуы. Каза күрүчене медицина тикшерүе үткәрмичә эшкә алганнар. Шулай ук ул шәхси саклау чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителмәгән булган.
Гаеплеләргә карата административ эш башланган. Хезмәт урынындагы бәхетсез очракны яшергәнгә күрә эш бирүчегә штраф салганнар.
Читайте нас: