Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
4 март 2020, 12:10

Косметика өчен... баласын тукмаган

Балаларына карата рәхимсез мөгамәләдә булган әниләр бездә дә, чит илләрдә дә җитәрлек, җәмәгать.

Балаларына карата рәхимсез мөгамәләдә булган әниләр бездә дә, чит илләрдә дә җитәрлек, җәмәгать. Мондый әниләрнең кылыгы башка да сыймый, гамәлләрен аңлатып та булмый.
Менә тагын шундый бер очрак – Америка бьюти-блогершасы Мишель Грейс, косметикасын бозган өчен, ике яшлек кызын тукмаган. Грейсның үзе бу хакта YouTube-каналында сөйләгән. Ләкин үзен бик нык тәнгыйтьләүләрен күргәч, видеосын юкка чыгарган.
23 яшьлек Мишель монологында күп тапкырлар кызыннан косметикасына тимәвен үтенүе турында сөйләгән. Ләкин ике яшьлек бала әнисен “бервакытта да тыңламаган”. Блогерша шунда ук күз кабакларына буйый торган бозылган косметика палеткасын да күрсәткән. Грейс фикеренчә, палетка хәзер “окончателно” бозылган икән инде.
Әни кеше шул рәвешле кызына сабак бирергә уйлавы турында әйткән. “Минем хәтта кулым авырта”, - дип зарланган ул. Баланы кул авыртканчы тукмагач, бала үзе ни хәлдәдер инде? Һәрхәлдә, әнисе сөйләгәндә бала елаган тавыш тынып тормаган.
Интернетта утыручылар блогершаның тәртибе чиркангыч һәм башка сыймаслык дип атаган. Күпләр баланы бу кансыз әнидән тартып алырга һәм опека органнарына бирергә дигән фикерне әйткән.

Фото: Lenta.ru

Чыганак: Lenta.ru

Читайте нас: