Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 март 2020, 16:55

Укучыга “Син соңгы алкаш” дигән укытучыны эштән куганнар

Русия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законның 48 маддәсе бозылу факты ачыкланган. Укытучы педагогик этика кодексын бозган.

Салават районының Мөрсәлим урта мәктәбендә балаларны “соңгы алкашлар”, “юньсез тычкаклар” дип тиргәгән башкорт теле укытучысын эштән куганнар.
Башкортстан кеше хокукы буенча советы әгъзасы Динар Зәйнуллин үзенең “Фейсбук” битендә укытучының үзен ямьсез тотуы турында фикерен белдереп язган.
Укытучы дәрестә укучы кызга: “Карармын әле синең тормышың нинди булыр. Мин 30 ел эчендә кемнең ничек яшәгәнен күрдем. Буш урын, нервыга тия, - ди хатын-кыз тавышы аудиоязмада һәм укучы тыныч кына тавыш белән нәрсәдер җавап биргәч укытучы акыра башлый. – Син кем белән яшисең? Исерек картәтиең беләнме? Син соңгы алкаш кебек утырасың, синең тәртибең алкышныкы кебек. Нинди тәрбия аласың? Шул пычракны мәктәпкә алып киләсең!”
Салават районы мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бу уңайдан махсус комиссия төзелгән һәм тикшерү үткәрелгән. Чынлап та “Русия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законның 48 маддәсе бозылу факты ачыкланган. Укытучы педагогик этика кодексын бозган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучыны эшеннән куганнар.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: