Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 март 2020, 03:00

Ачык коега төшеп киткән

Бу очракта бәла аяк астында дигәнгә янә бер кат инанасың...

Белоретта 51 яшьлек ир коега төшеп киткән. Аңа ярдәмгә бер узгынчы килгән, ул коткаручыларны чакырткан.
Вакыйга Горький урамнда теркәлгән. Урамнан узып баручы ир җылылык челтәрләре коесыннан ыңгырашкан тавышлар ишетә. Иелеп караса, кое төбендә авыртудан җәфа чиккән ир ята икән. Урынга килеп җиткән коткаручылар альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә каза күрүчене чыгара һәм табиблар кулына тапшыра.
БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты ябылмаган яисә капкачлары җимерелгән кое люкларына якын бармаска һәм кичекмәстән шәһәрнең дежур хезмәтенә хәбәр итүне үтенә.
Читайте нас: