Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 март 2020, 17:55

Укытучы балаларны: “Сез юньсез тычкаклар!” - дип тиргәгән.

Бер кыз балага исә соңгы алкаш дигән.

Салават районының Мөрсәлим авылы мәктәбендә башкорт теле укытучысы бер укучы кыз балага: “Син һәм синең туганнарың соңгы алкашлар!” дип мыскыл иткән.
Баланың әти-әнисе кеше хокуклары буенча советка шикаять язганнар. Укытучы ханым башка балаларга “юньсез, булдыксыз тычкаклар” дигән.
Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин бу хәлләрне ачыкларга вәгъдә биргән. Ул укытучының тәртибен башка сыймаслык дип атаган.
Чыганак: vesti.ru
Фото: vesti.ru
Читайте нас: