Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
2 март 2020, 14:35

250 баш сыерны янгыннан коткарганнар

Бүген иртә таң белән Балтач районының Түбәнге Сикияз авылы фермасында янгын чыга.

Бүген иртә таң белән Балтач районының Түбәнге Сикияз авылы фермасында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ферма бинасының түбәсенә ут капкан була.
Янгын 1800 кв. метр мәйданга тарала. Үлүчеләр, каза күрүчеләр юк, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Пожарниклар килүгә коровниклардан 250 баш сыер малын чыгарганнар. Ялкынны сүндерүгә 12 кеше һәм 6 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Вакыйга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе контролендә.
Иң мөһиме - малкайлар зыян күрмәгән.
Читайте нас: