Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
1 март 2020, 16:15

Федераль юлда җәяүле нишли?

Уфа районында йөк машинасы җәяүлене бәрдерә.

Иртән иртүк «Урал» М-5 автомобиль юлының 1466 километрында Пенза өлкәсенең 46 яшьлек водителе «Skania» йөк машинасы руле артында Чиләбе ягына таба юнәлә һәм билгесез җәяүлене таптата. Һәлакәт нәтиҗәсендә 35-40 яшьлек хатын-кыз авария урынында вафат булган. Полиция хезмәткәрләре хатын-кызның шәхесен һәм аның иртә белән федераль юлда булу сәбәпләрен ачыклый.
2020 елның 29 февралендә республика юлларында җиде автомобиль авариясе теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм җиде кеше җәрәхәтләнгән. Тәүлек эчендә юл инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2600 дән артык очрагы ачыкланган, 72 аек булмаган водитель тоткарланган.
Читайте нас в