Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 февраль 2020, 21:22

Kоры бозлы бассейнда кешеләр бер-бер артлы үлә башлаган

Менә ни өчен мәктәптә химияне тырышып укырга кирәк икән.

Фаҗига көтмәгәндә килеп чыккан: мунчада коры бозлы бассейн кергән вакытта кешеләр бер-бер артлы үлә башлаган. Аның видеосы социаль челтәрләргә таралган.
Кадрларда күренүенчә, сауна хезмәткәрләре бассейнга коры боз сала һәм аннан матур булып пар күтәрелә. Кичәдә катнашучылар көлешә-көлешә шул бассейнга сикерәләр. Кинәт бер кыз коточкыч итеп: «Ул үлде! Бетте, бүтән ул юк», - дип кычкырып җибәрә. Моңа кадәр барысы да уйный-көлә, ә фаҗигагә бары тик бер минут вакыт калганын беркем күз алдына китерә алмый.
Бассейнда кеше күп була, ә тончыккан кешеләрне күрмиләр һәм аларның ыңгырашканнарын да берсе ишетми. Кадрларда агарынган йөзле бер ир көч-хәл белән күтәрелә. «Сиңа нәрсә булды ул?» - дип, бер кыз аптырап сорый.

Бу бәйрәм "Instagram"да миллион әбүнәчеләре булган блогер Екатерина Диденконың туган көне уңаеннан оештырылган. Фаҗига барышында өч кеше һәлак булган, аларның берсе – Диденконың ире Валентин. Берничә кеше хастаханәгә озатылган.


Диденко бу хәлдән соң, "Instagram"да видео урнаштырган, анда күз яшьләре белән балаларга әтиләренең үлеме турында ничек хәбәр итәргә белмим, дип белдерә. Шулай ук ул психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Химик-технолог Telegram-Life Shot каналына аңлатканча, фаҗига коры бозның углекислый газга әйләнүе аркасында килеп чыккан. Ул парга әйләнгәч, авыраеп, аска төшә һәм асфиксия китереп чыгара. Димәк, андый урында тын алып булмый башлый. "Нәтиҗәсе күренеп тора, кеше аңын югалта. Бәйрәмгә күп халык җыелуына карамастан,кызганычка каршы, мәктәп химиясен хәтерләүче бер генә кеше дә табылмаган», - ди химик.

Моннан тыш, Екатеринаның "Фармацевтика" белгечлеге буенча кызыл дипломы да бар икән. Блогер кыз бик еш яшь ата-аналарга балалар өчен дарулар турында киңәшләр биргән һәм хәтта бер тапкыр ире белән бергә Мәскәүдә радиацияне үлчәп йөреп, видео төшергән. Профильле медицина белеме булган кеше ни өчен мондый ялгышлык эшләвен тикшерүчеләргә ачыкларга кирәк булачак.
Фаҗига турында видеоны монда кереп карый аласыз.
Читайте нас: