Бүген иртән эшкә барганда Уфаның Пугачёв урамында бик нык төтен исе чыккан иде. Соңрак Испытательләр урамында ике катлы шәхси кирпеч йортта янгын чыгуы билгеле булды.
БРның Гадәттән тыш хәлләр комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгынны сүндеререгә дип 8 берәмлек техникада 31 пожарный килгән. Янгын сүндерүчеләр арттырылган райнг буенча эшли. Вакыйга урынына медиклар һәм полиция хезмәткәрләре дә килгән.
Янгын чыгып ярты сәгать үткәч, ялкынны сүндерүгә ирешкәннәр.
“Әле конструкцияләргә су сибелә. Беренчел мәгълүматлар буенча, каза күрүчеләр юк”, – диләр ведомствода.
Янгын сәбәбен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дознавателе ачыкларга тиеш.