Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 февраль 2020, 14:00

Краснодар водителе Башкортстанда авариягә юлыккан

Бер тәүлектә - сигез авария

Бүздәк районы территориясендәге Самара-Уфа-Чиләбе автомобиль юлында ВАЗ-112 белән Mitsubishi Grandis машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә бик күп җәрәхәтләр алып ВАЗ водителен – Краснодар краенда яшәүче 68 яшьлек ирне хастаханәгә озатканнар.
Кичә республика территориясендә сигез авария теркәлгән, 8 кеше җәрәхәтләнгән. Бер тәүлек эчендә ЮХХДИ инспекторлары 2400 юл йөрү кагыйдәсе бозу очрагын ачыклаган, 24 исерек водитель тотылган.
Чыганак һәм фото: bashinform.ru
Читайте нас: