Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
28 февраль 2020, 13:45

Адашып туңып үлгән

Башкортстанга сәфәре аның өчен соңгы юлына әверелгән.

Башкортстан чигендә, Зираткүл тау сыртында турист һәлак булган. Бу турыда Чиләбе өлкәсенең эзләү-коткару хезмәтендә хәбәр итүенчә, дүрт ир урман йортында ял иткән. Чәршәмбе көнне алар кире кайтып киткән, әмма буранда икесе адашып артта калган.
Коткаручылар аларны биш сәгать эзләгән. Адашкан туристларны Зираткүл сыртының көньяк ягыннан тапканнар. Берсе туңып үлгән, икенчесен авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр.
Чыганак һәм фото: gtrk.tv
Читайте нас: