Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 февраль 2020, 02:39

Полицейский зират янында машинада янып үлгән

"...Ул батыр, көчле һәм акыллы егет, дөнья тоткасы иде", - дип искә алалар аны.

Шушы көннәрдә Әбҗәлил районында шаһитлар янган машина эченнән 36 яшьлек ир гәүдәсен табалар. Аларның сүзләре буенча, бер авыл зираты янында автомобильдә янгын чыккан.
“Вести”га хокук саклау органнарындагы чыганак әйтүенчә, машина хуҗасының мәете алгы утыргычта булган. Мәрхүм ир ЮХХДИ хезмәткәре булып эшләгән. Ирнең 3 баласы ятим калган.
– Бүген безнең арабыздан чын кеше китте. Ул батыр, көчле һәм акыллы егет, дөнья тоткасы иде. Яхшылардан яхшысы, ул беркайчан да бәладә ташламый, аңа һәрчак таянырга була иде. Коточкыч югалту, — дип язалар мәрхүм турында социаль челтәрләрдә якыннары.
БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә машинаның яну сәбәбен двигателе кызуы белән бәйлиләр.
— Хезмәткәр ялда булган. Әлеге вакытта БР буенча ЭЭМ тарафыннан бу хезмәт тикшерүе билгеләнгән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана, — диләр ведомствода.
Читайте нас: