Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 февраль 2020, 16:05

Ирне мал азыгы ваклый торган җайланма “йоткан”

Ир районның сөтчелек-товарчылык фермасында эшләгән.

Фаҗигале хәлләр юк юк та булып тора. Дүртөйле районында яшәгән 40 яшьлек ирнең гомере дә бик аянычлы өзелгән – аны мал азыгы ваклый торган агрегат “тартып алган”.
Ир районның сөтчелек-товарчылык фермасында эшләгән. Фаҗига буласы көнне азык ваклагычны ремонтлап булашкан. Ул җайланма 2015 елдан бирле эшсез торган. Ир абыйсы сатып алган шушы аппаратны сынап карарга уйлаган. Аңа кадәр ул азык ваклагычны тракторга тоташтырган булган...
Шулай итеп, ул башта тракторны кабызган. Үзенә ярдәм итеп торучы иптәше белән бункерга салам тутырганнар һәм... ир берникадәр вакытка иптәшенең күз уңыннан юк булган.
Аннары ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелгән. Иптәше сөйләвенчә, ул җайланма өстенә менгәч, һәлак булган ирне күргән. Мәрхүмнең гәүдәсенә салам рулоннарын бәйли торган бау – шпагат уралган булган.
Бу хәл уңаеннан суд-химик тикшерүе үткәргәннәр. Һәлак булган ирнең канында 2 промилле концентрациясендә этил спирты табылган. “Бәхетсез очрак килеп чыгуга эшләрнең канәгатьләнерлек оештырылмавы, эшчеләрнең хезмәтенә контроль булмавы сәбәпче икәнлеге ачыкланды. Технологик процесс бозылган - һәлак булган ир шпагатны алырга уйлаганда җайланманы сүндермәгән. Җитмәсә, салмыш булган”, - дип ачыкладылар республиканың дәүләт хезмәт инспекциясенең матбугат хезмәтендә.
Бу хәлдән соң хуҗалыкка штраф салынган, ә материаллар республиканың тикшерү комитетына юлланылган.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: