Мәләвез шәһәрендә яшәүченең җиңел автомобиле газ ягулыгы станциясендә газ белән тутырганда шартлаган. Гадәттән тыш хәл бүген, 1 февральдә, Элеватор урамында урнашкан 4 нче санлы газ ягулыгы станциясендә булган. Шаһитлар сүзләренчә, машинада газ баллоны җайланмасы урнаштырылган булган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Машина хуҗасы гадәттән тыш хәлне юл-транспорт һәлакәте буларак рәсмиләштерү өчен ЮХХДИ чакырткан,- дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте. Килеп чыккан хәлнең шартлары ачыклана, аның сәбәпләрен белгечләргә ачыкларга туры киләчәк. Ә менә автомобиль, урындагы кадрларга караганда, төзекләндерерлек түгел, кузов тулысынча янып беткән.