Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 гыйнвар 2020, 02:33

Вәгъдә бирсә дә, кайтмаган: Инзәр тауларында бер ир югалган

Ир, имеш тә, күпмедер вакыт ялгызы гына калырга теләгән.

12 гыйнвар көнне 1962 елгы ир Белорет районында тауларга китә дә кире әйләнеп кайтмый.
БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат сәркатибе хәбәр итүенчә, иркәй ГАЗ-3110 автомобилендә Инзәр тауларына таба китә. 12 гыйнварда төшкә кайтып җитәргә вәгъдә бирә. Күпмедер вакыттан соң ул хатынына шалтырата һәм тиздән зарядкасы утыруын әйтә. Башкача бәйләнешкә чыкмый.
Аның белән мобиль элемтә юк. БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте, Белорет шәһәренең ЭЭМ хезмәткәрләре волонтерлар аны 12сендә дә, 13 гыйнварда да эзлиләр.
Кайсыбер мәгълүмат чаралары язуынча, ир, имеш тә, күпмедер вакыт ялгызы гына калырга теләгән.
Читайте нас: