Кичә, 21 декабрьдә, Әбҗәлил районында Аскар – Дәүләт юлында Škoda Fabia һәм ZAZ Chance автомобильләре бәрелешкән.
Юл һәлакәте Күшәй авылыннан 1 километр ераклыкта теркәлә. Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, авариядә 3 кеше гомере өзелә... 4 кешене (алар арасында 11 яшьлек бала да бар) төрле тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм алып китә. Бишенче каза күрүчене – 14 яшьлек үсмерне – узгынчы машина белән дәваханәгә илтә.
Авария буенча оператив тикшерү эшләре бара, диләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.
Юл газабы – гүр газабы диюләре шушыдыр инде... Юлларда сак булыгыз, дуслар!