Хәвеф-хәтәр
19 Декабря 2019, 09:05

Миллионнан колак каккан

Арабызда аферистлардан, ялган экстрасенслардан, газовиклардан, инспекторлардан, соцобес хезмәткәрләреннән алданып, соңгы тиеннәреннән колак каккан пенсионер әбиләр һәм бабайлар һаман да очрап тора.

Добавить в предпочтительные источники Google
Арабызда аферистлардан алданып, соңгы тиеннәреннән колак каккан пенсионер әбиләр һәм бабайлар һаман да очрап тора.
Шушы көннәрдә тагын күңелсез хәл булган – Октябрьскийда яшәүче 69 яшьлек пенсионер ялган экстрасенслар исәбенә бер миллион сумнан күбрәк акчасын күчергән. Әбинең нияте изге булган – паралич суккан иренә ярдәм итәргә теләгән. Телевизорда игълан күреп калган һәм чарасызлыктан шундагы телефон номерын җыйган.
“Телефоннан минем белән башта ягымлы тавышлы ир-ат сөйләште, аннары трубканы “экстрасенс” кызга бирде, - дип хәтерли әбекәй. – Шуннан ул кыз билгеле бер суммага йолалар үткәрергә кирәклеген әйтте”.
Ике яклы сөйләшүләр атна буе дәвам иткән – әби белән “экстрасенс”лар шалтыратышып, алдагы “эшләр” турында сөйләшкәннәр. Тагын да бераздан ярдәмгә өмет итеп утырган пенсионер тегеләрнең исәбенә акча күчергән.
Беренче мәртәбә әби аферистлар исәбенә 19 мең сум күчергән. Һәрбер телефон сөйләшүеннән соң суммалар арта барган. Мондый ярдәмнең файдасы юклыгын аңлаган пенсионер полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре мошенникларны эзли.
Читайте нас