Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 декабрь 2019, 02:07

“Уфа” аэропортында эшче егылып төшеп үлгән

Фаҗига кичә кич булган.

“Уфа” аэропортында төзелгән бина өстеннән бер эшче егылып төшеп үлгән, дип хәбәр итә РФ ТК Идел буе округының транспорт буенча тикшерү идарәсендә.

Фаҗига кичә кич булган. Эшче аэропортта төзелеш эшләре барган бинаның өченче катыннан егылып төшкән. Соңрак ашыгыч ярдәм машинасында ул үлгән. Вакыйганың сәбәпләре әлегә билгесез.

Инцидент урынына Идел буе округының транспорт буенча тикшерү идарәсе тикшерүчеләре килгән. Алар фаҗига сәбәпләрен ачыклый.

Читайте нас: