Хәвеф-хәтәр
7 Декабря 2019, 20:25

Водитель 10 мәктәп укучысы өстенә барып менгән

Укучыларны театрга озатып килгән укытучы хастаханәдә үлгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
7 декабрь көнне Түбәнге Новгород шәһәрендә Горький урамында коточкыч авария теркәлгән.
Чит ил машинасы водителе, автомобиль белән идарәне югалтып, каршы як юл полосасына чыга да ике машина белән бәрелешә. Ике машинаның берсе бәрелешү нәтиҗәсендә тротуарга чыгып оча һәм җәяүлеләргә барып менә. Каза күрүчеләр – театрга китеп барган 9 сыйныф укучылары төркеме. 10 укучы һәм ике өлкән яшьтәге кешене дәваханәгә алып китәләр. Бер балага фаҗига урынында ярдәм күрсәтәләр һәм кайтарып җибәрәләр. Алар оешкан төркем белән якында гына урнашкан Яшь тамашачы театрына юлланган булган. Мәктәп укучыларын ике укытучы алып барган.
Соңрак чыккан мәгълүмат буенча, балаларны озатып килүче бер укытучы үлгән. Тагы бер укытучы җәрәхәтләнгән. 10 бала әле һаман хастаханәдә, бер балага операция ясыйлар, калганнар төрле җәрәхәтләр һәм баш мие селкенүләре алган.
Авария урынына Түбәнге Новгород шәһәре башлыгы да килгән. Ул вакыйганы зур фаҗига дип атады. Һәм бу авариядә гаеп – водительдә. Чөнки балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча тротуардан китеп барган.
Читайте нас