Хәвеф-хәтәр
5 Декабря 2019, 06:15

Иглинда бер атна элек өеннән качкан малайны таба алмыйлар

Республикада 13 яшьлек Никита Гыйзетдиновны эзлиләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иглинда сәер вакыйга килеп туган. Кичә кич белән волонтёрлар 13 яшьлек Никита Гыйзетдиновны эзли башлаганнар. 27 ноябрьдә югалган булса да, полициягә гариза кичә генә язылган.

Туганнары сүзләре буенча, малай мәктәптән дәрестән кайтмый. Әмма бу көннәрдә Никита мәктәпкә йөргән. Шаһитлар сүзләре буенча, Никита үзен бик сәер тота.

Аның сыйныфташы әйтүенчә, Никита берничә көн дәвамында кемнедер көтә һәм алар бергә мәктәптән чыгып китә.
Бу чыннан да шулай икән. Урындагы 4 санлы мәктәптә малайны чыннан да күргәннәр. Директор аның белән хәтта тәрбияви әңгәмә үткәргән. Әмма ул вакытта ир үсмерне бөтен авыл буйлап эзләүләрен белмәгән.

“Полициягә ата-анасы иртән генә мөрәҗәгать иткән. Әйе, ул бүген сәгать көндезге икеләрдә мәктәптә күренде. Шәхсән аның белән сөйләштем һәм өенә кайтарып җибәрдем. Әлеге вакытта полиция аның дусларының координаталарын тикшерә. Никита табылыр дип ышанам”, - ди Иглинның 4 санлы мәктәп директоры Хөрмәт Аетбаев.

Шул гомер малайның кайда яшәве билгесез. Шулай ук нишләп малай югалып бер атна үткәч кенә полициягә мөрәҗәгать итүләре дә аңлашылмый.

Читайте нас