АКШның Арканзас штатында 1 яшьлек малай яраткан көчеген коткарырга дип дөрләп янган йортка кереп китә һәм үлә. Бу хакта The Sun хәбәр итә. Узган атнаның шимбәсендә урындагы вакыт буенча Куртис һәм Кейтлин Шарпларның йортында янгын чыккан.
Алар Локи Николи Мейсон исемле малайлары белән урамга чыга һәм ярдәм сорап кычкыра башлыйлар. Гаилә янгын сүндергән арада бала янган бинага көчеге артыннан кереп китә.
“Ул көчекне коткара алмады”... - ди баланың әтисе. Малайның үзен дә үле килеш тапканнар.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр белән тәэмин итүдә проблемалар аркасында килеп чыккан.