Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 декабрь 2019, 11:40

Уфада төн уртасында йорт җимерелгән

Төн уртасы авышканда ике катлы йортта җимерелгән тавыш яңгыраган.

Бүген, 3 декабрьдә, төн уртасында башкаланың Коммунистик урамында урнашкан ике катлы йорт җимерелә.

Ашыгыч коткару хезмәтенә шулай дип шалтыраталар. Тиз арада килеп җиткән коткаручылар йортның янкормасы җимерелүен ачыклый.
“Бәхеткә, йорттагы кешеләрнең берсенә дә зыян килмәгән. Бу вакытта бинада җиде кеше булган”, – диләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Әле килеп туган вакыйганың сәбәпләре ачыклана.

Әйткәндәй, Коммунистик урам, 106 адресы буечна урнашкан бу йорт Октябрь революциясе белән яшьтәш – ул 1917 елда төзелгән. Мәйданы 357 квадрат метрлы бина 4 фатирга бүленгән. Анда әле булса мич ягып яшиләр һәм канализация юк дип яза ufa1.ru.
Читайте нас: