Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
3 декабрь 2019, 17:00

Ата кеше малаен күралмаганга үтергәнме?

Сектадагы ата-аналары малайны җеннәрен куганда камчы белән кыйнап үтергән дигән мәгълүмат 28 ноябрь көнне таралды.

Узган атнада 9 яшьлек малайның дини нигездә үтерелгән хәбәре таралган иде. Екатеринбург суды малайның әтисе белән әнисен сак астына утыртты. Үтерүдә “Ученики Христа” сектасы башлыгы Земфира Гайнуллина да катнашкан дигән версия бар. Рәсми версия буенча, әти кеше малаен күралмау нәтиҗәсендә үтергән.
Ә моңача сектадагы ата-аналары малайны җеннәрен куганда камчы белән кыйнап үтергән дигән мәгълүмат 28 ноябрь көнне таралды.
Вакыйганың дөреслеге берничә көн хокук саклау органнарында да, Свердловск өлкәсенең балалар омбудсмены аппаратында расланмады. Беренчел мәгълүматлар буенча, малайны я сектант әтисе генә, я әти-әнисе икәүләп үтергәннәр. Авызындагы келәбе малайның тын юлларын япкан, нәтиҗәдә бер гаепсез сабый гомере өзелгән. Ритуаль үтерү турындагы сүзләр җинаять урынында Библия табылганга күрә чыга. Чыганаклар показаниеләре дә бутала: әллә сектантлар, әллә “радикаль ышанучылар”, әллә сүз кансыз ата турында гына барамы?
Полиция һәм тикшерү комитеты ситуацияне ачыкларга ашыкмады. Малайның үлеме турында Белоруссиягә качкан әнисе хәбәр иткән дип тә яздылар, башка басмалар бу хәбәрне аның апасы җиткергән дип язды. Малайның мәетен үлеменнән соң 3 атнадан соң тапканнар диделәр.
Кичә кич кенә, 2 декабрьдә рәсми хәбәрләрне язып чыктылар. Русиянең Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, билгесез зат, шалтыратып, мәрхүм малай күмелгән урынны әйтә. Тикшерүчеләр күрсәтелгән урынга чыга һәм сай гына күмелгән простыняга төрелгән малай мәетен табып ала. “Ул тын юллары ябылуы сәбәпле үлгән” , - диелә бу хәбәрдә.
“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Төп шикләнелүче – бичара малайның әтисе, 1979 елгы Иван Казанцев. Ял көннәрендә аны Уфаның тимер юл вокзалында кулга алалар. “Казанцев малаен күралмау нәтиҗәсендә интектереп үтергән”, - диләр ведомствода. Мәрхүмнең әнисе исә үз иреге белән сорау алуга килә.
Суд утырышы вакытында Иван Казанцев, журналистлар белән әңгәмәләшкәндә, намус газапларыннан интегүен әйтә. Башка сорауларга җавап бирүдән ул баш тарткан. “Мин Исисус Хритоска ышанам, ә суд составына, кешеләргә ышанмыйм”, - ди шикләнелүче. Полициядә малайның әтисе белән бергә аның әнисе 48 яшьлек Земфира Гайнуллина да Уфада тоткарланган.
Земфира Гайнуллина исә сорау алуда малайны үтермәдем ди, киресенчә, 2 көн дәвамында аны терелтергә, “җан өрергә” тырышуын, “Аллаһ аны терелтер”енә ышануын сөйли. Гайнуллина белән Казанцевны 2020 елның 26 гыйнварына кадәр сак астында калдырганнар.
Хатынның сүзләре буенча, ул, ара-тирә хокук саклау органнары һәм мөселманнар ягыннан кысрыкланып, 12 көрәштәше белән Русия һәм Белоруссия шәһәрләре буйлап йөри башлаган.
Свердловск өлкәсе ЭЭМның матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых Иван Казанцев белән Земфира Гайнуллина хакында: “Алар икесе дә зомбига охшаган иде”, - ди.
Аз мәгълүмат, төгәлсезлекләр булганда бу эштә ниндидер нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, диләр белгечләр. Дин белгече, икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Александр Корелов хәрәкәт башлыгы Гайнуллина үзе булдырган сектаны аңлаешлы идеологик кабыкка яшерер өчен христиан дине белән эш иткән дигән фикердә.
“Гайнуллинаның садизм гадәтләре булуы да мөмкин, үзе янында да ул шундый, аңардан бәйле кешеләрне җыйган, - ди Корелов. – Ә секталардагы балалар язмышы аеруча аяныч. Алар ярдәмендә я шантаж алымнары кулланалар, я аларны озак вакыт дәвамында көчлиләр, яисә өлкәннәрнең секта эшенә комачауламас өчен, аларны аерым балалар оешмасына чыгаралар”.
“Психиатрик ярдәм күрсәтү кагыйдәләрендә кешенең фәлсәфәи карашлары, җәмгыятьтәге карашы белән риза булмау гына ниндидер психиатрия диагнозын билгеләүгә нигез булып тора алмый”, - ди табиб-психиатр Вячеслав Тарасов.
Тирә-ягыгызда ниндидер сәер күренешләргә тап булсагыз, тиешле органнарга хәбәр итүдән читенсенмәгез. Кайчагында нәкъ кешеләр битарафлыгы коточкыч нәрсәләргә китерә, дип тә өсти психиатр.
Читайте нас: