Хәвеф-хәтәр
29 Ноября 2019, 16:05

Тагын зур авария

Федераль трассаның Башкортстанга караган өлешендә юл-транспорт һәлакәте булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген иртән, 29 ноябрьдә, Башкортстанның Дүртөйле районында булган авария вакытында һәлак булучылар бар. Беренчел мәгълүматларга караганда, Мәскәү-Уфа федераль автомобиль юлының 1229 километрында өч җиңел машина: Renault Logan, Лада Приора һәм Toyota Avensis бәрелешә. Каты бәрелешүдән соң янгын чыга.
Юл фаҗигасендә ике кеше һәлак булган, берсе авыр тән җәрәхәтләре алган. Соңгысы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сводкасы буенча, пешүләр алып Дүртөйле шәһәр дәваханәсенә китерелгән. Дәүләт автоинспекторлары фаҗиганең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. Федераль трассада транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде.
Читайте нас