Доминикана республикасында ял иткәннән соң, кайтыр өчен аэропортка юл тоткан Русиянең 39 туристы зур авариягә юлыккан. Алдына килеп чыккан йөк машинасына бәрелүне киметү максатында, автобус водителе читкә тайпыла. Һәлак булучылар теркәлмәсә дә, төшеп ауган автобус эчендә, 27 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Аларның 20 се дәваханәгә озатылган, шуларның 6 сы авыр хәлдә. Автобус эчендә өлкәннәрдән тыш, 3 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балалар да була. Биш яшьлек бала авыр тән җәрәхәтләре алган. Русия туристларының берсе юл-транспорт һәлакәтендә ике кулсыз калган.
Юл казасына эләгүчеләрнең барысына да медицина ярдәме күрсәтелгән. Бәхеткә каршы, бертөрле тән җәрәхәтләре алмаган 7 турист үз рейслары белән Мәскәүгә кайтып киткән.
Авариягә эләгүчеләрнең туганнары белән туры элемтә булдырылган.
Чит илләргә ял итәргә барып, һәлак булучылар хакында да ишетеп торабыз. Мондый хәлләрне ишеткәч, барасы җиреңә- барасың килмәс.