Хәвеф-хәтәр
24 Ноября 2019, 04:40

Дүшәнбе балында ниләр бар?

Максат - республикада инфекция авырулар таратмау.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа аэропортында Таҗикстан Республикасыннан килүче пассажирлардан 6,6 кг бал тартып алынган. Республиканың Россельхознадзор идарәсеннән хәбәр итүләренчә, аларның ветеринар документлары булмаган.
Балны пассажирларның багажыннан тапканнар.
“Тартып алынган продукцияне утильгә озаттык, - дигәннәр идарәдә. – Мондый гамәлнең максаты – Башкортстан Республикасы территориясендә төрле инфекция авыруларын таратмау”.
Читайте нас