Хәвеф-хәтәр
19 Ноября 2019, 19:05

Педофилны тотар өчен прокурор 13 яшьлек кызын мәсхәрәләткән

Мыеклы карт, янә килеп чыгып, кызның тәннәрен тоткалаган, ирененнән үпкән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Американың Калифорния штатында була бу хәл. Прокурор педофилны тоту максаты белән 13 яшьлек кызын беренче тапкыр мәсхәрәләнгән урынга (кызның сөйләве буенча) барырга мәҗбүр итә.


Прокурорның планы буенча, педофилның җинаятен раслаучы яңа гамәлләре дәлил буларак видеога эләгергә тиеш булган. Нәтиҗәдә 76 яшьлек Али Мөхәммәт Ладжмирины кулга алалар. Тик хәзер прокурорны да, үз баласын куркыныч астына куйганы өчен, власть күзәтү астына алган.13 яшьлек кыз беренче тапкыр җинаять кылынган урында — Алмаден үзәнендә теге азгын картның кармагына тагын "тотыла".


Анда ул һава суларга чыккан кыяфәт чыгарып, әле бер, әле икенче тарафка атлаган. Ә узе гел наушниклр аша полиция белән элемтәдә торган. Ниһаять беркөнне аның янына спорт киемендәге мыеклы карт килеп чыгып, биленнән түбән тотып, эскәмиягә утырткан. Кызны кочаклап, ирененнән үбеп алган. Шул вакыт кыз торып йөгергән. Бала раславынча, бу нәкъ теге педофил булган. Теге чакта көтмәгәндә аның янына килеп, күкрәгенә үрелгән, янбашына кагылган булган.


Кыз бу хәл турында башта табибка сөйләгән, соңрак әтисе дә белгән. Һәм кызын мыскыл итүчене тотарга булган.

Ир-атның адресын ачыклау кыенлык тудырмаган, яшүсмер белән аның үбешүен видеога төшерү планы да уңышлы килеп чыккан.


Икенче көнне җинаятьче кулга алынган. Хәзер аңа 14 яшькә кадәрге балага карата сексуаль гамәлләр кылган өчен төрмә срогы яный.
Читайте нас