Иглин районында 14 ноябрьдә юл һәлакәтендә 13 яшьлек үсмер кызның гомере өзелде.
Кичке сәгать 8ләрдә Алена (исеме үзгәртелде) ахирәте белән Алаторка-Охлебинино юлы кырыеннан китеп барган. Кызларга кисәк кенә “Шевроле-Нива” автомобиле барып менә. Көчле бәрелешүдән бер кыз фаҗига урынында ук үлә. БР буенча ЮХХДИдә бу вакыйга буенча тикшерү эше башланган.
Ул кичне ахирәтләр йөрештерергә дип чыга. Авылда әллә кая барыр урын юк, алар әле бу якка, әле икенче якка йөргәннәр. Өйләреннән ерак түгел малчылык фермасы урнашкан. Алар шул фермага кадәр һәм кире өйгә таба әйләнеп килергә дип чыгалар.
Мәрхүмә Аленаның апасы авария ясаган водительнең югары тизлектә килүен сөйли. 60 яшьлек водитель соңрак моның сәбәбен Алаторкада чыккан янгынга ашыгуы белән аңлата.
- Водитель югары тизлектә очып килә, нәкъ бәрелешү алдыннан Алена дус кызын чокырга этеп җибәрә, шул рәвешле аның гомерен саклап кала ала. Тәүдә водитель бәрелешүдән соң туктамыйча үтеп китә. Аннары гына артка чигенеп, нәрсә булуын килеп карый. Үзенең гамәлләрен ул каршыга килүче машинаның фаралары яктыртуы белән аңлата, - дип сөйли мәрхүмә кызның апасы.
Алена бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кыз булган.
Авыл халкы ут юклыгына зарлана
Иглин районы халкы исә үлемечле фаҗига теркәлгән юл участогын аварияле дип белдерә.
- Монда коточкыч тар урам, җәяүлеләргә йөрергә урын юк, ә бит кайчак җәяү йөрергә туры килә. Юл яктыртылмый. Хакимияткә инде ничәмә тапкыр ут кертеп, баганалар урнаштырырга сорап хат язган идек. Биредә яшәүчеләр бу проблемага карата кочак-кочак кәгазьләр язды, фәтвасы гына булмады”, - диләр авыл халкы.
Мәрхүмә Аленаны бүген Иглин районында җирләячәкләр.