Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2019, 11:25

“Попутка” тоткан булган...

Водитель ханым юл уңаеннан "попутка" тоткан 3 пассажирны утырткан.

Кичә Салават районының Малояз – Югары Кыйгы – Ункурда трассасының 10нчы километрында үлемечле юл һәлакәте теркәлгән.

БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авылларның берсендә яшәүче 37 яшьлек хатын “Лифан” машинасы руле артында Югары Кыйгы ягыннан Малоязга таба китеп барган. Ниндидер моментта юл хәрәкәте уңаеннан машина сулга таба кюветка төшә дә әйләнә.

Авария нәтиҗәсендә водитель ханым үзе һәм автомобильнең арткы утыргычындагы 43 яшьлек ханым һәлак булган.
Машинада водиельнең ире булуы да билгеле. Юлда алар тагы өч пассажирны – ике хатын-кызны һәм бер ир-атны утырта. Аларның берсе, югарыда язганча, үлгән. Тагы ике пассажирны төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә илткәннәр.

Читайте нас: