Американың Юта штатында була бу хәл. Өч яшьлек кыз күршесенә кунакка кергәч, караватта сикереп уйнаганда тегү энәсен "волшебная палочка" дип уйлаган.
Сикергәндә аягы таеп киткән дә, идәнгә егылып төшкән. Ә теге энә баланың авызыннан кереп китеп, икенче очы башыннан төртеп чыккан.
Кызны дәваханәгә алып барганнар. Табиблар компьютер томографиясе эшләп карагач, үзләре дә ышанмыйча торганнар. Сурәттә энә, гипофиз һәм таламус аша үтеп, баш миенең уртасына барып җиткән. Табиблар, кызның сәламәтлегенә зарар китермичә, энәне җайлап тартып чыгарганнар. Аларның сүзләренә караганда, энә баш мие күзәнәкләренә эләкмәгән һәм зарарламаган.
Мондый могҗизаны беренче тапкыр күрәбез, бу кызчык дөньяда иң "везучий" кешедер", - дигәннәр табиблар.
Арка һәм баш миен саклаучы сыекча (ликвор) баланың борыныннан чыга башлаган, шуңа күрә ул 8 көн дренаж белән йөргән. Хастаханәдә ике атна дәвалангач, кайтарып җибәргәннәр. Менә шундый хәлләрне укыгач, могҗизага ышаныргамы, юкмы, дип уйлап куясың. Барысы да Ходай кулында шул, кемгә күпме калганын ул гына хәл итә...