Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
14 ноябрь 2019, 11:40

Благовещенск колледжында - атыш

Амур өлкәсе Благовещенск шәһәренең төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжында бер студет ут ачу нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын өчесе яраланган.

Амур өлкәсе Благовещенск шәһәренең төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжында бер студент ут ачу нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булган, тагын өчесе яраланган.
Башта атышның бер корбаны турында гына хәбәр ителә. Соңрак Эчке эшләр министрлыгы идарәсе төгәлрәк мәгълүматлар китерә — һәлак булучылар - ике кеше, шул исәптән һөҗүм итүче үзе, тагын өч кеше яраланган.
Зыян күрүчеләр арасында - ике яшүсмер һәм бер яшь ир.
Полиция мәгълүматлары буенча, атышның сәбәбе яшьтәшләр арасында килеп туган конфликт булуы мөмкин.
Читайте нас: