Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
12 ноябрь 2019, 21:10

Ике көн рәттән авариягә эләккән

Машина йөрткәндә телефоннан сөйләшергә ярамаганлыгын беләбез, әмма таләпләр үтәлми.

12 ноябрьдә Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов киңәшмә барышында шушы мәсьәләне күтәрде: “Телефоннан сөйләшү штрафка гына түгел, ә фаҗигале аварияләргә китерә, кеше гомерләре өзелә. Юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше һәрчак игътибар үзәгендә булачак”, - диде Салават Сәхи улы.
Уфа хакимияте чиновнигын нигә юл йөрү кагыйдәләре борчый икән дип, кемдер гаҗәпләнергә мөмкин. Моның сәбәбе гади. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмичә телефонда сөйләшүчеләр - Уфаның җәмәгать транспорты водительләре. Уфа шәһәрендә психолог булып эшләүче кыз 7-8 ноябрьдә таксига утырып хәрәкәт иткәндә авариягә эләгә. Водительләр нәкъ телефоннан сөйләшеп бару нәтиҗәсендә авария оештыралар. Шәхси компанияләрнең Газель автомобильләре водительләренең күбесенең кулыннан телефон төшкәне юк. Пассажирлар хәвефсезлеге өчен алар җавап биргәнлекне кайчан аңлый башларлар икән.
Читайте нас: