Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь 2019, 03:02

Уфада - тагы бер янгын. Һәлак булучылар бар

Бу юлы Инорс бистәсендәге Ферин урамында бер фатир яна.

Кичә, 10 ноябрьдә, Уфаның Инорс бистәсендә Ферин урамындагы бер йортта кичке сәгать уннарда янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр килүгә 4 катлы йортның 2 катында бер фатир тулысынча ут эчендә булган. Хәвеф янаган якын-тирә фатирлардан 8 кешене эвакуацияләгәннәр.

Ялкынны берничә минут эчендә тулысынча сүндерәләр. Ләкин... диспетчер хезмәтенә бик соң шалтыратканнар шул. Нәтиҗәдә 2 хатын гомере өзелгән, 1 ир хастаханәгә озатылган, аңа тиешле ярдәм күрсәтелә.
Янгын сәбәпләре әле ачыклана. Пожар урынында тикшерү-оператив төркем, янгын сынау лабораториясе белгечләре эшли. Вакыйга - Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе контролендә.
Кызганыч, янгыннар соңгы арада бик еш булып тора.

Узган ялларда гына Тәтешле районы ике кечкенә баласы белән яшь ана янып үлгәннәр иде.

Радий Хәбиров, бу вакыйгаларга карата фикерен белдереп, социаль челтәрләрендә: “Без үлем күрсәткечен киметү өстендә эшлибез, һәм беренче нәтиҗәләр бар. Әмма Тәтешле районында янә коточкыч янгын – ике бала һәм әниләре үлде, тагын берничә кеше җәрәхәтләр алды. Калган күп очраклардагы кебек аларны янгын турында хәбәр итүче прибор коткарып кала алыр иде, ул аларда булган да. Әмма аны икенче урынга урнаштырганнар – яңа йортлары төзелеп беткәнче гаилә туганнарында яшәп торган” дип язып чыккан иде.


Читайте нас: