Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь 2019, 17:55

Сюрпризлы киндер-шоколад

Бөек Британиядә яшәүче бер әни баласына киндер шоколад алып биргәннән соң шок хәлендә калган!

Эчендә сюрпризы булган шоколадлар һәрвакыт популяр булган. Соңгы елларда эченнән кечкенә матур уенчык чыгучы киндер-йомыркаларга балалар аеруча мөкиббән китә. Ләкин Бөек Британиядә яшәүче бер әни баласына шундый киндер алып биргәннән соң шок хәлендә калган!
Шулай итеп, София Браун исемле яшь ханым улына киндер-йомырка бүләк иткән. Тәмлекәчнең кабына “Миньоны” дип язылган була. Әни белән улы шоколад эченнән дә шул исемдәге мультиктан берәр герой-уенчык чыгар дип уйлаган. Ләкин София йомырканы ачкач, уенчык урынына... алты дару төймәсе таба. Дөресрәге, алар наркотик булып чыга.
Шок хәлендә калган ханым полиция чакырткан. Һәм аларга улы йомырканы үзаллы ача алмагач, ачарга ярдәм итүе һәм шушы препаратларны табуы турында сөйләгән.
Ә бала берәр төймәне тәмләп караган булса? Нәтиҗәсен күз алдына китерергә дә куркыныч. Полицейскийлар бу төймәләрнең балалар уенчыгы эченә ничек барып эләгүен аңлата алмый.
Читайте нас: