Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь 2019, 21:01

Ике баласы белән 9 каттан сикергән хатын: “Иремне гаепләмәгез”

Олы улы исән калган, аның гомере өчен табиблар көрәшә.

Бүген, ягъни 11 ноябрь иртәсендә Мәскәүнең биек катлы йортында бик аяныч хәл була. 36 яшьлек Людмила Соколова исемле хатын ике баласын тотып 9 нчы каттан сикерә. Үзе һәм 1 яше дә тулмаган кызы шундук җан бирәләр, 4 яшьлек улы исән кала.


"Малай агачлыкка төшкән иде. Без янына килеп җиткәч, аякларын кузгатты. Ашыгыч ярдәм чакыртып, тизрәк дәваханәгә озаттык", - дип сөйләгән "КП" корреспондентына бу хәлгә шаһит күршеләре.


Полиция хезмәткәрләренә гаилә яшәгән фатирга керү өчен тышкы ишекне җимерергә туры килгән. Өйдә табылган запискада: "Үлемемдә берсен дә гаепләмәгез, бигрәк тә иремне", - дип язылган була.


Үлеменә берничә минут алдан, хатын "ашыгыч ярдәм"гә шалтыраткан. Тик чакыру өчен түгел, ә салкын тигән кызына нинди дарулар бирү турында киңәшләшкән.


Күршеләре сүзләренә караганда, Соколовларның тормышы җитеш булган.


"Людмила бер кайда да эшләми иде, өйдә балалары белән генә утырды. Иптәшенең кем булып эшләгәнен белмибез, әмма ир гаиләсен тәэмин итә иде", - дип сөйләгән күршеләренең берсе.

Читайте нас: