Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
11 ноябрь 2019, 14:44

Авариянең сәбәбе - томан

Иртә белән Учалы районында куркыныч авария булган.

Бүген 8:30 сәгатьтә Учалы районы Белорет-Учал-Миасс юлында үлемечле юл һәлакәте теркәлгән. Трассада “Урал” йөк машинасы һәм «Lada Priora» “маңгайга маңгай” бәрелешә.


“Урал” белән идарә итүче 57 яшьлек учалылы Белоретка таба китеп барган, «Lada Priora» руле артында Әбҗәлилдә яшәүче 55 яшьлек ир булган.


Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобильнең водителе һәм пассажирының гомерләре өзелгән. “Лада”ның тагы ике пассажиры медицина ярдәме артыннан мөрәҗәгать иткән. Юл һәлакәте хәвефле юл борылышында томан шартларында булган.


“Авария урынында полиция хезмәткәрләре һәм башка оператив хезмәтләр эшли. Тикшерү алып барыла”, - диләр БР ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә.

Читайте нас: