Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
9 ноябрь 2019, 02:31

Ашыгыч ярдәм килеп өлгермәгән...

Кем әйтмешли, бу 3 көнлек дөньядан кайчан һәм нинди сәбәпләр аркылы китеп барачагабыз беребезгә дә анык билгеле түгел...

Златоуст шәһәре янында М-5 трассасында зур йөк машинасы водителе вафат булган. Ир Уфадан Чиләбегә китеп барган.

Машинасы - Retail Group (“Пятерочка”, “Перекресток”, Карусель” гипермаркетлары челтәрләре) компаниясе белән хезмәттәшлек итүче “Агро-Авто” җаваплылыгы чикләнгән оешманыкы. Znak.com сайты язуынча, водительнең юлда йөрәк өянәге булган.

“Ул, юлда туктап, рация аша ашыгыч ярдәм чакырткан, әмма беренчел мәгълүматлар буенча, "скорая" бик соң килгән. Водительгә ярдәм итә алмыйлар: ул вакыйга урынында үлгән”, - дип яза Znak.com.

Әлеге вакытта йөк машинасы водителе үлеме буенча хокук саклау органнары тикшерү эшләре алып бара.
Шулай... Кем әйтмешли, бу 3 көнлек дөньядан кайчан һәм нинди сәбәпләр аркылы китеп барачагабыз беребезгә дә анык билгеле түгел...

Читайте нас: