Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
8 ноябрь 2019, 12:55

10 яшьлек кыз баланы бәрдергән водительне эзлиләр

Җәрәхәтләнгән укучы кыз бала әниләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

Уфада кичә иртән, 7 ноябрьдә мәктәп укучысы белән юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.
Башкаланың ЮХХДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, билгесез водитель, Toyota RAV4 машинасы белән идарә иткәндә, Нежинская урамыннан Ульяновлар урамына борыла. “Зебра”да ул светофорның рөхсәт ителгән сигналына юл аша чыгып барган 10 яшьлек кыз өстенә барып менә.

Җәрәхәтләнгән укучы кыз бала әниләре белән дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

“Водитель юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 пункты таләпләрен үтәмәгән һәм вакыйга урыныннан качкан. Бу юл-транспорт вакыйгасы хакында кем дә булса берәр мәгълүматка ия булса, 8-937-3000602 телефонына шалтырату сорала. Конфиденциальлек гарантияләнә”, - диләр ведомствода.
Читайте нас: