Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 ноябрь 2019, 02:50

Компьютер уеннары уйнап яшүсмер үлгән

Ә бит кайбер әти-әниләр балалары урамда тәртипсезлеккә өйрәнеп йөргәнче, компьютер артында утыруларын хуп күрә.

Бүгенге заманда үсмерләрнең күпчелек өлеше буш вакытларын компьютер артында уздыра. Ә бит кайбер әти-әниләр компьютерга бәйлелек эзсез үтмәгәнен һич тә аңламый. Әлеге аяныч хәл Тайландның Удонтхкани шәһәрендә була. Бер яшүсмер төне буена компьютерда онлайн уеннар уйнаганнан соң, кинәт үлеп китә.


17 яшьлек Пляват Харикин каникулы вакытында компьютерыннан аерыла алмаган. Ул уеннар белән шулкадәр мавыккан ки, хәтта аш бүлмәсенә чыгып тамак ялгаудан да баш тарткан. Әти-әнисе азыкны гел бүлмәсенә кертеп биргән. Шул арада компьютер артында озак утыруы турында аңа ныклап уйланырга кушканнар. Әлбәттә, егет аларның сүзләренә колак салмаган. Икенче көнне иртән әтисе Ждаранвит улы йоклаган бүлмәгә кергәч, идәндә малаеның җансыз гәүдәсен тапкан. Табиблар үлеменең сәбәбен әйткәннәр. Төне буе компьютер артында уеннар уйнап утырып, аңа инсульт булган.


Бүгенге тормышыбызны, әлбәттә, Интернетсыз күз алдына китереп булмый. Аның аша бик күп кирәкле мәгълүмат алабыз. Тик ул укуга, үз-үзеңне үстерүгә юнәлтелгән булса да, чаманы белү яхшы. Балалар өчен 40-50 минут җитә. Балаларыбызның мавыгуларына игътибарлырак булырга, замана техникасы артында көннәр буе утыртмау чараларын күрергә тиешбез. Ә бу үсмернең аянычлы һәлак булуы башка ата-аналар өчен кисәтү булсын иде.

Читайте нас: